Туйметкинская сельская библиотека - филиал № 23

Акция - “Балаларга сугыш турында китап укыйбыз”(«Читаем детям о войне – 2018»)

     

     Китапханәдә, 4  май көнне 11.00 сәгатьтә “Балаларга сугыш турында китап укыйбыз”(«Читаем детям о войне – 2018» - Акция) үткәрелде. “Алар даны мәңгелек” – күргәзмә оештырылды, әдәби кичә үткәрелде. 1-9 сыйныф укучылары өчен сугыш турында китаплар укылды, фронтта катнашкан язучыларның әсәрләреннән өзекләр китереп, аларның язмышлары турында сөйләп үтелде. Кичә оешкан төстә, җанлы һәм җылы атмосферада үтте.