Акция - “ЭкоЯз-2018”
Һәр кеше озын – озак кыштан соң язны каршылап, үзе яшәгән тирәлекне чистартуга өлеш кертергә тиеш. Шул максаттан “ЭкоЯз-2018” акциясе уңаеннан беренче акция үткәрелде. Авыл урамнарында , җәяүлеләр йөри торган сукмаклардагы, асфальт юл буйларындагы чүп – чар җыелды. Авыл халкы бу чарада бик теләп катнашты. Тирә – юнь чистарып, матураеп калды. Мәктәп укучылары 20 сыерчык оясы элде.