"Һәрвакыт уяу булыйк" (Гражданская оборона)
5 апрель көнне Туймәт авылы мәктәбендә гражданнар оборонасы штабы, эвакуацияләү органнары һәм гражданнар оборонасы хезмәтләре белән махсус өйрәнүләр үтте. Өйрәнүләр вакытында халыкка гражданнар оборонасы белән бәйле җиткерелүче “Барыгызның да игътибарына!”,Һава тревогасы”, “Радиация куркынычы» хәбәр итү сигналлары тикшерелде."Һәрвакыт уяу булыйк" исеме астында халык оборонасына әзерлек (гражданская оборона) әзерлек чарасы үткәрелде. Зур күләмле чара авыл җирлеге хезмәткәрләре, укытучылар, китапханә, мәдәният, балалар бакчасы хезмәткәрләре, медицина эшчеләре, белән берлектә оештырылды. Башкаладан килгән вәкилләр үткәрелгән чарага уңай бәя биреп рәхмәт сүзләре җиткерделәр.