Күргәзмә - әңгәмә - “Бәхет мизгелләрдән торадыр”
Авылдашлар, авыл яшьләре өчен китапханәдә “Бәхет мизгелләрдән торадыр”- театр көненә карата (Международный день театра) күргәзмә - әңгәмә үткәрелде. Күргәзмәдә татар халкының, мәшһүр театр артистларының фото - рәсем белән төшерелгән, бөек талант ияләренең тормышы һәм иҗади эшчәнлекләре турында язылган китапларын зур кызыксыну белән карадылар.Татар театр сәнгатенең бай тарихы, матур традицияләре бар. Ул күп тармаклы зур дәрьяны хәтерләтә. Дәрья башы бик борынгы заманнарга барып тоташа. Әңгәмәдә шул турыда сүз алып барылды.