Капиталь ремонттан соң Туймәт авыл китапханәсе яңадан үз ишекләрен ачты
13 нче декабрьдә Туймәт авыл китапханәсенең ремонттан соң яңартылган бинасын ачу тантанасы булды. Бу көнне укучылар да, китапханәче үзе дә түземсезлек белән көттеләр. Ремонттан соң китапханә башкача күренер дип көткәннәр иде ләкин күргәннәре бөтен көткәннән дә артып китте. Ремонтланган бинаның чисталыгы, ямьлелеге һәм яңартылуы барысын да сөендерде. Капиталь ремонттан соң китапханә заманча дизайнлы уңайлы, якты бүлмәгә әверелде: уңайлы һәм файдалы вакыт үткәрү өчен зоналар барлыкка килде. Районыбызның җитәкчеләренә олы рәхмәтләребезне белдерәм.