Яңа ел бәйрәме -"Яңа ел, Яңа ел! Балкы җирдә нур булып"
28 декабрь көнне 10.00 сәгаттә, мәктәпкәчә балалар өчен, балалар бакчасында эшләүче, мәдәният, китапханә хезмәткәрләре тарафыннан "Яңа ел, Яңа ел! Балкы җирдә нур булып" дип исемләнгән яңа ел бәйрәме үткәрелде. Кыш бабай һәм Кар кызы булып, балаларны котлап, төрле уеннар оештырып, бүләкләр биреп, балаларның күңелләрен күреп үткәрелгән, кызыклы, зур чара һәркемгә дә бик ошады.