Әдәби кичә (литературный вечер) ”Бөек иҗат һичкайчан югалмый», «Бары гүзәл җанда гына бәхет чәчәкләре коена “
3 гыйнвар көнне ”Бөек иҗат һичкайчан югалмый», «Бары гүзәл җанда гына бәхет чәчәкләре коена “ исеме астында авыл мәктәбе, балалар тәрбия завучы, Галимова Роза Рәшитовна тарафыннан әдәби кичә (литературный вечер) үткәрелде. Үткән гасырның бөек галимнәре, язучылары, күренекле кешеләре турында, аларның тормышы , бүгенгесе көндә дә актуаль булган иҗатлары турында ассызыклап, үтемле итеп сөйләде. Һәркем игътибар белән тыңлап, үзләренең белемнәрен рухи яктан баеттылар.