Туйметкинская сельская библиотека - филиал № 23

Аралашу сәгате (час общения) “Сүнмәс учак, яки җиде буын бабаларыбыз”

           “Сүнмәс учак, яки җиде буын бабаларыбыз” – шул исем астында, китапханәдә  Каримов Айнур Айдар улы авылның, шулай ук әти – әнисе ягыннан булган шәҗәрә (родословная) турында  аралашу сәгате (час общения)үткәрде. Буыннар чылбырын, нәсел җебен безнең халыкта элек – электән һәркайсыбыз үзенең нәсел – нәсәбен, җиде буын бабасын белергә тиеш дип саналган. Айнур исә үзенең 15 буын нәсел җебен барлап, Ризаэтдин Фәхретдин, Дәрҗеман нәсел төпләренә барып чыга. Туган  - тумачаңны, нәсел – нәсәбеңне белмичә, туган җиреңнең, туган илеңнең үткәнен, туган халкыңның тарихын белеп булмый.  Ике сәгать вакыт кызыклы, эчтәлекле сөйләшү белән сизелмичә дә үтеп китте. Айнур тарихны  яхшы белә. Яшьләрнең төрле сорауларына төгәл, үтемле итеп җавап бирде .