Мастер - класс Мәдәният йорты алдын яңа ел рухы белән бизәү
Һәр җирдә яңа ел рухы сизелә. Чыршылар бастырып, аларны бизәү, кар сыннары ясау башланды. Быел да район тарафыннан оешмалар, учреждениеләр территориясен кар - боз сыннары белән бизәү максатыннан конкурс игълан ителде. Мәдәният йорты алдына китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан Кыш бабай, Кар кызы, эт рәсеме (2018 ел - эт елы) төшерелгән сурәтләр ясалды. Без яңа елны каршылауга әзер. Хәерле яңа еллар килсен!