Туйметкинская сельская библиотека - филиал № 23

«Безнең кече Ватаныбыз — Татарстан»

30 августта без Татарстан Республикасы Көнен бәйрәм итәбез.Бу мөһим вакыйгага Туймәт авыл китапханәсендә «Безнең кече Ватаныбыз — Татарстан» дигән туган якны өйрәнү сәгате үткәрелде. Чара барышында Татарстан Республикасы тарихы, аның төп шәһәре — Казан, Татарстан символлары, Татарстанда яшәүче халыкларның күпмилләтле мәдәнияте һәм традицияләре турында сөйләнелде.