Урок нравственности «О честности и благородстве»
Коррупциягә каршы көрәш көненә карата («Антикоррупционный марафон – 2017»), китапханәдә, “Намуслылык һәм вөҗданлылык” - әхлаклылык дәресе («О честности и благородстве» - урок нравственности ) үткәрелде. Бу чарага олы яшьтәге кешеләр һәм яшүсмерләр катнашты. Дәресне рус теле һәм әдәбияты укытучысы (хәзер пенсиядә) Галимова Зөһрә Талиповна алып барды. Ул “коррупция”нең мәгънәсен, безнең тормышта нинди роль уйнавын, дөньяви мисаллар китереп, дини күзлектән чыгып, мәгънәле, эчтәлекле, һәркемгә аңлаешлы итеп сөйләде. Китапханәче буларак мин, коррупция турында кыскача белешмәләр (памятка – “Стоп! Коррупция”, “Коррупция наши рушит мечты”, “Взятка”, “Вы можете остановить коррупцию!”) белән таныштырып үттем. Үткәрелгән чара җылы, оешкан төстә үтте, һәркемгәдә ошады, тагын да шундый чараларның ешрак үткәрелүен сорап, рәхмәтләрен җиткерделәр.