"СПИД - гасыр чире" (“СПИД – болезнь века”), "Малайларга һәм кызларга СПИД исемендәге бәла турында" (“Девочкам и мальчишкам о беде по имени СПИД”)
Мәктәп укучылары, авыл яшьләре өчен 29 декабрь 19.00 сәгаттә, китапханәдә, "СПИД - гасыр чире" (“СПИД – болезнь века”), "Малайларга һәм кызларга СПИД исемендәге бәла турында" (“Девочкам и мальчишкам о беде по имени СПИД”) - дип исемләнгән түгәрәк өстәл үткәрелде. Бу чарага авыл, ФАП фельдшеры, Сахапова Х.Х. чакырылган иде. Ул бик эзлекле итеп СПИДның кеше тормышына нинди куркыныч янавы, яшьләргә бу куркыныч чирдән ничек сакланырга, сәламәт яшәү рәвеше һәркемнең күңелендә булырга тиешлеге турында ассызыклап сөйләде. Яшьләрнең төрле, кызыксынган сорауларына Сахапова Х.Х. бик теләп, тормыштан мисаллар китереп җавап бирде. Бу чара оешкан төстә, җылы атмосферада үтте. Һәркем рәхмәтле булып, тагын да шундый чаралар уздырылсын дигән фикер җиткерделәр.