"Георгиевская ленточка"
9 Май алдыннан Туймәт авыл китапханәсе«Георгий тасмасы» Бөтенроссия акциясенә кушылды. Акция Ватанны саклаганда һәлак булган сугышчылар турында истәлекне саклау максатыннан уза һәм 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышлана.