Туйметкинская сельская библиотека - филиал № 23

Аралашу сәгате (Час общения) Традицион ислам дине айлыгы - "Ислам – яшәү көче”

          

      Мәктәп укучылары, укытучылар, мәчет картлары, гомумән, барлык авыл халкы өчен, 7 нче ноябрь, 17.00 сәгаттә, китапханәдә, "Ислам – яшәү көче” -дип исемләнгән күргәзмә оештырылды.  Шулай ук, мәдәният йорты бинасында дин кардәшләребезгә татар телендә кыска метражлы тәрбияви фильмнар күрсәтелде. Очрашуга килүчеләр эчтәлекле вәгазьләр  дә ишеттеләр, әңгәмә барышында үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар да алдылар.  Күргәзмәне зур кызыксыну белән карадылар.

Мәдәният йорты бинасында бу чараны 70 кеше карады.