Туйметкинская сельская библиотека - филиал № 23

Күргәзмә - аралашу сәгате "Тел - халыкның җаны һәм язмышы"

   28 нче октябрьдә "Тел - халыкның җаны һәм язмышы"  -  исеме астында күргәзмә һәм аралашу сәгате (выставка - час общения) оештырылды. Үз телеңне яхшы белү, аны саклау, үстерергә омтылу - милли рухлы һәр татар кешесенең изге бурычы. Татарстан - татар телен камил саклый ала торган бердәнбер җир. Бөек әсәрләр иҗат ителгән, мең ел дәвамында ничәмә - ничә дәүләтен гөрләткән, милләтебезнең рухын нык һәм сәламәт яшәткән татар телен югары дәрәҗәдә кайгыртырга тиешле урын Җир шарында бүтән юк!  Шул турыда, авыл яшьләре, чакырылган кунаклар белән сүз алып барылды. Һәркем - тел язмышы турында үз фикерен, уй - теләкләрен, мөнәсәбәтен җиткерде. Барлыгы 30 кеше катнашты.