Тематик кичә “Сез иң гүзәл кеше икәнсез”
5 октябрь 13.00 сәгаттә “Сез иң гүзәл кеше икәнсез” – тематик кичә үткәрелде, күргәзмә оештырылды. Һәрбер кешенең тормыш сукмагы мәктәптән башлана һәм һәрбер кешенең үз укытучысы була – ул тормышта үз юлыңны табарга ярдәм итә, кичәдә шул турыда сүз алып барылды. Укытучыларга табадан гына төшкән китаплар тәкьдим ителде.Күңелләренә хуш килеп, китапларны бик теләп алдылар. Килгән кунакларга хөрмәт йөзеннән, мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан концерт программасы күрсәтелде, бәйрәм табыны оештырылды. Барлыгы 25 кеше катнашты.