Туйметкинская сельская библиотека - филиал № 23

Өлкәннәр көне - "Бу көн зирәклек һәм акыллык көне" ( “Днем мудрости зовется этот день”)

    

 "Бу көн зирәклек һәм акыллык көне" ( “Днем мудрости зовется этот день”) –3 октябрь 13.00 сәгаттә  -  Өлкәннәр көне үткәрелде. Барлыгы 61 әби – бабай  бу олуг бәйрәмгә килгән иделәр. Алар китапханәдә дә кунак булдылар. “Кадерле сез – минем картларым” китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәне кызыксынып карадылар, фотога төштеләр. Мин үз чиратымда килгән кунакларны “Бу китаплар -  фәкать сезнең өчен” исеме астында, яңа китаплар белән таныштырдым. Мәҗлес ахырында, китап укырга яратучы әбиләрем, үзләренә ошаган китапларны алдылар. Үткәрелгән чара һәммәсенә дә бик ошады, җылы рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.