Туйметкинская сельская библиотека - филиал № 23

Экологический час "Сусыз тормыш юк" ("Без воды нет жизни") , "Җир синеке һәм минеке" ("Эта Земля - твоя и моя")

     Башлангыч сыйныф укучылары өчен, 15 сентябрь 11.30 сәгаттә, китапханәдә  "Сусыз тормыш юк" ("Без воды нет жизни") - к Всемирному дню воды, "Җир синеке һәм минеке" ("Эта Земля - твоя и моя") дип исемләнгән экологик сәгать үткәрелде. Су - тере рух. Анда бөтен җиһанның җаны, хәрәкәте эретелгән. Аны Тәңре һәр үсемлеккә, бөҗәккә,теләсә кайсы тереклек иясенә салган. Каннарыбыз, тәннәребез генә түгел, сөякләребез дә судан тора. Су әйтә: миңа ышаныгыз, мине олылагыз, ди. Миңа бары тик изге ният белән генә килегез, ди. Әгәр начар ният белән килсәгез, мине рәнҗетү була, Тәңрене санга сукмау була, ди. Бу исә зур гөнаһ! Су - яшәеш чыганагы. Чишмәләрне сакларга, экологик яктан чиста тоту безнең бурычыбыз. Шул турыда сүз алып барылды.