Единый урок “Укучының мәдәни көндәлеге” (“Культурный дневник школьника»)
15 сентябрь 12.00 сәгаттә, китапханәдә ,“Укучының мәдәни көндәлеге” (“Культурный дневник школьника») , 1 - 4 сыйныфта укучы балаларга көндәлек тапшыру чарасы үткәрелде. “Укучының мәдәни көндәлеге”ярдәмендә син күңелеңә ошаган шөгель таба, үзеңнең командаңны җыя, шулай ук сәнгатьнең төрле өлкәләрендә ясаган ачышларың, ирешкән уңышларың, концерттан алган тәэсирләрең, музейга баруларың, мәдәни чараларда катнашуларың турында дусларыңа сөйли аласың. Шул турыда сүз алып барылды. 20 балага көндәлек тапшырылды. Көндәлекләргә учреждение тамгасы салынды.