Туйметкинская сельская библиотека - филиал № 23

Конкурсно-игровая программа: «Балалар безнең киләчәк».(Балалар көне)

1 ИЮНЬ – ХАЛЫКАРА БАЛАЛАРНЫ ЯКЛАУ КӨНЕ!

Җәйнең беренче көне күңелләргә җылылык, яктылык, мәрхәмәтлелек өстәүче бәйрәм – Балаларны яклау көне буларак билгеләнеп үтә. Балалар-безнең тормышыбыз чәчкәләре! Балачак – иң бәхетле һәм мәшәкатьсез вакыт ул, күңелдә җылы хисләр генә калдыра. Без һәр баланың әти-әнисе кочагында үсүен, һәр сабыйның үз бәхете белән туып, олыларның игътибарын кайгыртуын һәм мәхәббәтен тоеп яшәвен телибез. Йөзегездә һәрвакыт елмаю булсын. Сез - безнең киләчәгебез!Бәйрәм белән сезне!