Туйметкинская сельская библиотека - филиал № 23

Выставка «Онытылган китаплар танышырга тели»

  

 
 

 «Онытылган китаплар танышырга тели»          

    Китап - иң якын дус!

Китап – кешенең хәтере, юлдашы, киңәшчесе, ярдәмчесе, укытучысы. Китапсыз халык -тарихсыз халыкка әйләнгән, ә тарихын оныткан халыкның киләчәге өзелгән.

    Китап турында нинди генэ мәкальләр юк: китап — белем чишмәсе; китап - белем ачкычы; китапның белмәгәне юк; китапсыз өй — ишәк абзары; китап – тормыш көзгесе;  һ, б. Аларнын хәрберсе безне күбрәк китаплар укырга өнди. Бигрәк тә хэзер  барлык нәрсә компьютерлаштырылган вакытта.

“Үзенең бәхетенә һәм киләчәк куәтенә бару юлында кешелек тудырган барлык могжизаларның иң катлаулысы һәм бөеге, мөгаен, китаптыр...

Китап - белем чишмәсе. Китап укып без бәхет, мәхәббәт, ерак илләр турында беләбез.Төрле энциклопедияләр һәм сүзлекләр иң авыр сорауга да жавап табалар.Шуңа да онытылган китаплар булырга тиеш түгел. «Онытылган китаплар танышырга тели» китап күргәзмәсе оештырылды.  Күргәзмәнең максаты, соңгы вакытларда  бу китапларга игьтибарның кимүе, янә дә укучылар хөкеменә китапларны кайтару иде. Күргәзмә белән 45 кеше танышты.