Туйметкинская сельская библиотека - филиал № 23

Конференция/круглый стол "Кәгазь торналар"

      6 нчы август көнне, китапханәдә, "Кәгазь торналар" исеме астында, атом бомбасына каршы протест йөзеннән яшьләр белән түгәрәк өстәл үткәрелде. Моннан 72 ел элек, 1945 елның 6 августында американнар Япониянең Хиросима шәһәренә атом бомбасы ташлый. 200 меңгә якын кеше үлә. Тагын өч көннән соң, 9 августта Нагасакига да бомба ыргыталар. Монысында 80 меңләп кеше вафат була. Садака исемле кыз баланың кәгазь торналар ясап яшәү өчен көрәше, аның язмышы турында сөйләп үтелде.