Час памяти "Эхо "Чернобыля"
Дөньяның иң дәһшәтле атом һәлакәте - Чернобыль фаҗигасенә быел 37 ел тула. Шул уңайдан Туймәт китапханәсендә "Чернобыль кайтавазы" дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрелде. Чара барышында укучы балаларга атом, аның килеп чыгу тарихы, Чернобыль фаҗигасенең нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирү. Әлеге чарага Чернобыль фаҗигасе нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан авылдашыбыз Галимов Самат Хөсәенович чакырылды. Китапхәнәче укучыларга аңлаешлы итеп Чернобыль фаҗигасе, аның нәтиҗәләре турында сөйләде. Самат Хөсәен улы Галимов укучыларга Чернобыль фаҗигасе нәтиҗәләрен бетерүдә ничек катнашулары турында сөйләде. Шулай итеп без миллионлаган кеше тормышын саклап калдык. Берни дә уйламыйча һәлакәт нәтиҗәләренә каршы көрәштек. Бу вакыйгаларда катнашкан иптәшләремнең бик күбесе юк инде. Мондый фаҗигане кабатламаска омтылу – безнең һәрберебезнең бурычы”, - диде ул.Бу фаҗигаләрне бетерүдә катнашкан кешеләрнең хезмәте – чыннан да зур батырлык. Аларның берсе дә онытылмасын, һәрберсе тиешле хөрмәтне күреп яшәсеннәр иде. Кеше язмышларын җимерүче андый һәлакәтләр бүтән беркайчан да кабатланмасын иде.