Театральная гостинная "Шоколадны һәркем ярата" Шоколад бәйрәме
"Йолдыз" балалар бакчасы тәрбиячеләре, бакчага йөрүче балалар өчен китапханә, мәдәният хезмәткәрләре 11 июль 10.00 сәгаттә "Шоколадны һәркем ярата"- дип исемләнгән Шоколад бәйрәме үткәрде. Балалар тәрбиячеләре белән килгән иде. Аларны үткәреләчәк чара белән таныштырып үттек. Шоколадның төрләре, яраткан, әти - әниләре нинди шоколадка күбрәк өстенлек бирүләре турында сорау - бирем, күз бәйләп шоколад санау бәйгесе үткәрелде. Бу бәйрәмебезгә, хәтта "Сникерс"кунагыбыз да килгән иде. Ул балаларны үзенең тәмле, баллы, туклыклы шоколадлары белән сыйлады. Балалар "Сникерс" кунагыбызны бик яраттылар.