Туйметкинская сельская библиотека - филиал № 23

”Рамазан – мөбарәк ай” ифтар (авыз ачу) мәҗлесе

      

      11 июнь көнне авыл мәктәбендә, зур күләмдә, Ихтисамов Динар Фәрит улы оештыруында”Рамазан – мөбарәк ай” ифтар (авыз ачу) мәҗлесе үткәрелде. Бу олуг бәйрәмгә авыл, тирә – як авыллардан, Чирмешән, Әлмәт, Яр Чаллы, Лениногорск, Казан, Самара шәһәрләреннән кунаклар җыелган иде. “Голос дети” проектында катнашкан Сәйдә Мухаметзянова үзенең матур җырлары белән бәйрәмгә нур өстенә – нур өстәде. Хәзрәтләр “Кол Шәриф” мәчетеннән чакырылган иделәр.  Бәйрәм оештырылган, тирән эчтәлекле, җылы атмосфереда үтте.

110 кеше катнашты.