Выставка - круглый стол "Россия - священная наша держава, Россия - любимая наша страна"
27 ел элек Россиянең дәүләт бәйсезлеге турында Декларация кабул ителгән иде. Хәзер 12 июнь көнне ел саен илебезнең төп бәйрәме буларак билгеләп үтелә. Китапханәдә яшьләр белән берлектә бу бәйрәмгә карата Выставка - круглый стол "Россия - священная наша держава, Россия - любимая наша страна" исеме астында чара үткәрдек. Без Россия Федерациясенең һәръяклап та алдынгы булган төбәгендә яшәвебез белән горурланабыз, киләчәккә ышаныч белән карыйбыз һәм тормышыбызны тагын да яхшырту өчен барысын да эшлибез. Уртак тырышлык белән теләсә нинди бурычны да үтәп чыга алырбыз. Үткәрелгән чарада шул турыда да сөйләп үтелде.