Литературная гостинная "Дорога к Пушкину - дорога к народу, родине, судьбе"
А. С. Пушкин "Дорога к Пушкину - дорога к народу, родине, судьбе" шул исем астында яшүсмерләр белән шигърият кичәсе үткәрелде. Бөек рус шагыйре бүген дә актуаль. Аның иҗаты яшьләрдә зур кызыксыну уята. Кичә җанлы һәм кызык үтте, шагыйрьнең поэмаларына, шигырьләренә, әкиятләренә анализ ясалды. “Уку- иң яхшы белем” цитатасы кулланылды. Балалар шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр, Пушкинның иҗаты буенча үткәрелгән викторинага җавап бирделәр, әкиятләреннән өзекләр укыдылар.
Даным җәелер бөек Рус иленә,
Искә алыр анда һәр халык:
Мәгърур славянь , фин һәм әлегә
Кыргый тунгус, дала дусты калмыйк.
Шул шигырь юллары кулланылып китап күргәзмәсе төзелде. Пушкин үзенең әсәрләре белән халык күңелендә мәңге яшәр.