Туйметкинская сельская библиотека - филиал № 23

Мастер - класс - “Тылсымлы энә”, “Челтәр үрү серләре”

     

     Авылыбызда милләтебезнең телен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен, динен торгызу, саклау, үстеру буенча даими эшләуче “Ак калфак”  хатын-кызлар җәмгыяте эшли. 3 нче июнь көнне китапханәдә “Тылсымлы энә”, “Челтәр үрү серләре” – мастер - класс үткәрелде. “Ак калфак” оешмасына йөрүче хатын – кызларыбыз сөлге, кульяулык чигү, ә инде Гиматдинова Әлфия челтәр үрүнең бөтен нечкәлекләре, серләренә  төшендерде. Шундый кичәләрдән бер үренеш – кульяулык һәм сөлге чигү, челтәр үрү.