Туйметкинская сельская библиотека - филиал № 23

Праздничная развлекательная программа "Мы - дети Земли" "Балаларга кояш бүләк итик!"

     1 нче июнь, 13.00 сәгатьтә, мәдәният йорты каршында  - " Балаларны яклау Көне"нә карата, мәдәният эшчеләре һәм китапханә белән берлектә оештырылган  "Без Җир балалары!" ("Мы - дети Земли") исеме астында зур чара үткәрелде. Балалар өчен төрле, кызыклы уеннар, ярышлар, җыр, бию белән берлектә үрелеп барылды. Командаларга бүленеп үткәрелгән бәйгеләрдә җиңүчеләргә һәм килгән барлык балаларга бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм оештырылган төстә, кызыклы үтте, һәркем канәгать булып рәхмәтләрен җиткерделәр Китапханәдә "Балаларга кояш бүләк итик!"   исемендә  күргәзмә оештырылды.