Музыкальная гостинная "Сау бул мәктәп, алга олы юлга!"
25 нче май көнне, Туймәт авылы мәктәбендә, 09 сәгатьтә "Сау бул мәктәп, алга олы юлга!" исеме астында "Соңгы кыңгырау" бәйрәме үткәрелде. "Соңгы кыңгырау бәйрәмендә иң җылы теләкләр тугызынчыда укыган алты егеткә юлланды. Мактарлык та үзләрен, кайсы яхшы укыган, кайсы сәхнәдә танылган, кемнәрдер җәмәгать эшләрендә, олимпиадаларда алдынгы булган. Авыл җирлеге башлыгы Айдар Кәримов,чыгарылыш сыйныф җитәкчесе,беренче укытучылары, әти - әниләре дә котлаулар, теләкләр ирештерделәр. Ак юл сезгә - балалар!