“Без мәңге бурычлы сезгә, Ил хакын хаклаганнар!..”
Бу көннәрдә барыбыз да зур бәйрәм рухы белән яшәдек – Җиңү көне. 8 май көндезге 09 сәгатьтә, мәдәният йорты, “Билгесез солдат” һәйкәле янында “Без мәңге бурычлы сезгә, Ил хакын хаклаганнар!..” исеме астында митинг үткәрелде. Тирән эчтәлекле доклад, укучылар тарафыннан оештырылган шигъри, җырлы - биюле монтаж, сугыш чоры балаларының чыгышлары һәркемнең күңелендә тирән тәэсир калдырды. Һәйкәлгә венок, чәчәкләр салынды. “Бабайлар кебек без дә ил, Хәтер сагында торыйк!..” ”Үлемсез полк” акциясе авыл буенча үтте.
Барлыгы 120 кеше катнашты.