Туйметкинская сельская библиотека - филиал № 23

Акция - «Балаларга сугыш турында укыйбыз"( "Читаем детям о войне")

         

      Авылдашлар, мәктәп укучылары өчен,  4 - май 13.30 сәгатьтә, мәктәптә, китапханә тарафыннан әзерләнгән, Бөек Җиңү көненә багышланган, “Бөек Җиңүне язлар алып килде”,«Балаларга сугыш китаплары турында укыйбыз"( "Читаем детям о войне") – (Акция бара), күргәзмәсе  оештырылды, шул ук вакытта "Осенью 41 - года"  - нәфис фильмы күрсәтелде.  Күргәзмә һәм нәфис фильм тирән эчтәлекле иде. Күргәзмәгә сугыш темасына кагылган төрле язмалар, китаплар, альбомнар куелды. Китапханәче тарафыннан сугышта катнашкан язучылар, аларның әсәрләренә тукталып үтелде. Сугышта катнашкан авылдашлар, тыл ветераннары турында  “Аларның даны мәңгелек” исеме астында төзелгән альбомнарны, укучылар аеруча игътибар белән, кызыксынып тыңладылар һәм карадылар.