Литературная гостинная - "Тукай килә моңлы сазын уйнап, Шагыйрьләргә тынгы бирмичә"
26 апрель - "Тукай килә моңлы сазын уйнап, Шагыйрьләргә тынгы бирмичә" исеме астында, милләтебезнең кадерле заты, Габдулла Тукайның туган көненә карата оештырылган кичә үткәрелде. "Милләтебез кояшы"- китап күргәзмәсе оештырылды. Бу чарада Тукай шигырьләре, әкиятләре “түрдә” булды. Тукайның иҗатын, тормышын бик нык күз алдына китерерлек итеп, әсәрләреннән, төрле язмалардан өзекләр укылды. Кичә оешкан төстә, җанлы рәвештә узды.
Тукаев чын мәгънәсе белән шагыйрь һәм дә халык шагыйре булып калачак. Аның шигырьләре буыннан-буынга калып милли моңнарга балаларыбыз тарафыннан ятланачак вә аның моңлы исеме мәңгегә онытылмаячак.