Час здоровья - (Сәламәтлек сәгате) «Кыл өстендәге гомерләрне саклап калучылар»
20 апреля 2017 года - “Спасая жизнь” "Весенняя неделя " Акциясе дәвам итә.
«Мин - кан бирүче” (“Я – донор”) «Кыл өстендәге гомерләрне саклап калучылар» – яшьләр белән ( Час здоровья) - Сәламәтлек сәгате үткәрдек. Тормышта кешене ни генә көтми. Авыру да сорап тормый, капыл гына килә. Коткарып калу өчен кан кирәк, дигән белдерүләргә юлыкмаган кеше бар микән?! Кан плазмасы нигезендә җитештерелгән препаратлар да бик кирәк. Баксаң, донорлык кешенең үзе өчен дә файдалы икән. Ул кан алыштырып үз сәламәтлеген дә ныгыта, бирелгән каныбыз кемнеңдер гомерен саклап калырга да ярдәм итә. Дөресен генә әйткәндә, 240- 360 мл кан диңгезгә тамчы гына булып төшкән су кебек. Шулай да, һәр кеше аз гына күләмдә булса да кан бирсә, күпме авыруларның гомерләрен саклап калырга мөмкин булыр иде? Уздырылган чарада шул хакта сүз алып брылды. Чарага катнашучы яшьләр төрле сораулар бирделәр, мөмкинлектән чыгып җавап бирелде. Үткәрелгән чара үтемле һәм файдалы булуы белән истә калыр.