тематическая выставка - беседа "Безнең гасыр могҗизасы"
12 АПРЕЛЬ - КОСМОНАВТИКА көненә карата "Безнең гасыр могҗизасы" исемендә оештырылган тематик күргәзмә - әңгәмә үткәрелде. Быел кешелек дөньясының галәмне яулавына – беренче космонавт Юрий Гагаринның “Восток” космик кораблендә Җирне орбита тирәли әйләнеп чыгуына 56 ел тулды, әңгәмәдә шул хакта сүз алып барылды.
“Эй, галәм, баш киемеңне сал” (Эй, небо снимите шляпу”) – беренче космонавт хатын – кыз В. Терешкова турында да күп кызыклы мәгълүмат сөйләү әңгәмәне тагын да кызыклы, җанлы итеп үткәрергә мөмкинлек тудырды.
Мәгълүматлар: “Эхо веков”, “Атна вакыйгалары”, “Мәдәни җомга” газет – журналларыннан алынды. Барлыгы тематик күргәзмәне 21 кеше карады.