Круглый стол - “Табигать өчен һәркем җаваплы!” (“За природу все в ответе!”)
5 нче апрель 19.30 сәгатьтә, китапханәдә , “Табигать өчен һәркем җаваплы” (“За природу все в ответе!”) “Яшел ботак”- клубы әгъзалары белән оештырылган шушы исемдә түгәрәк өстәл үткәрелде. Алар күргәзмә стенд, экологик материаллар белән таныштылар. Табигатьне яратмаган кеше юктыр инле ул. Тик аны ярату гына җитми, булганын саклый, кадерли дә белергә кирәк. Җир бит тере җан иясе сыман, аның балансын боздыңмы - ул ачулана, үч ала, селкетеп җимерә, көйдерә, суга батыра. Уздырылган кичәдә шул хакта сүз алып барылды. “Әйләнә – тирә һәм мин” (“Я и мир вокруг”) – рәсем конкурсы үткәрелде
Кичә оешкан, җанлы рәвештә узды. Һәркем канәгать булып, үзенең фикерен әйтте.