Выставка - беседа "Көлсәң - көл..."
1 нче апрель - көлү көненә карата "Булмас димә, дөнья бу" исеме астында китапханәдә чара үткәрелде. Шулай ук "Көлсәң - көл..." дип исемләнгән күргәзмә оештырылган иде. Чарага сатирик язучыларның әсәрләре куелды. Гамил Афзалның төрле елларда язылган сатирик шигырьләрен, "Мунча ташы" китабыннан өзекләр, анекдотлар, мәзәкләр сөйләнелде. Чара оешкан төстә, җанлы һәм кызыклы үтте. Шулай ук яшьләр бер - берсен ирештереп алдарга тырышып карадылар, бу исә чарага тагын да ямь өстәде.