Туйметкинская сельская библиотека - филиал № 23

Литературный час - "Китаплар - буыннарның акылын, белемен үзләренә туплаган тиңдәшсез хәзинә",

     Балалар һәм яшүсмерләр,  өчен 24 нче марттан - 30 нчы марттка кадәр, авыл китапханәсендә,  "Ап - ачык тор, мәңге яшә, и Китап!" исемендә китап атналыгы үткәреләчәк. Шул максаттан чыгып 26 нчы мартта "Китаплар - буыннарның акылын, белемен үзләренә туплаган тиңдәшсез хәзинә" исеме астында әдәби сәгать (литературный час) үткәрелде. "Уку кешеләрнең йөзенә нур, күңелләренә шатлык китерер"  - исемендә  китап күргәзмәсе оештырылды. Китап ул - адәм балалары  уйлап чыгара алган сирәк могҗизаларның берсе, күп укыган күп белә, китап - бер нәселнең икенче нәселгә калдырган мирасы - шулар хакында сүз алып барылды. Үткәрелгән чарада 20 дән артык кеше катнашты, һәркем канәгатьбулып, бик теләп укырга китаплар алдылар.