Туйметкинская сельская библиотека - филиал № 23

Литературно - музыкальный вечер "Хуш киләсең Нәүрүз"

    21 нче мартта авылда, мәдәният  һәм китапханә хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган, районкүләм  Нәүрүз бәйрәме үткәрелде. Мәдәният йорты тирәсе шау  - гөр килеп торды. Йорттан йортка кереп "нәүрүз әйтеп" йомырка, ярма җыеп йөргән балаларны каршы алу, учак ягып тары боткасы, пылау, тары ярмасы коймагы пешерү, шунда ук кигән кунакларны шул сыйлар белән сыйлау, шул ук вакытта клуб алдында Нәүрүз бәйрәме, Нәүрүзбикәнең килүе, Кыш бабайның китәсе килмәү, Алпамша белән Диюнең ярышлары, балаларның төрле биюле - җырлы уеннары бәйрәмнең төп эчтәлеген ачтылар. Бәйрәмне сәхнәдә авыл үзешчәннәре концерты белән дәвам иттеләр. Авыл халкы, килгән кунаклар, бу бәйрәмнән канәгатъ булып рәхмәт хисләре җиткерделәр.

     Районнан килгән вәкилләр үткәрелгән чарага уңай бәя бирделәр.