Вечер - беседа "Скажи всем, чтобы услышал каждый!"
Бездә кунакта - ЮХИДИ хезмәткәрләре.
Туймәт төп мәктәбенә ЮХИДИ хезмәткәрләре кунакка килде. Бу чарада мәктәп белән берлектә, мәдәният, китапханә хезмәткәрләре дә катнашты. Әңгәмә - кичә "Һәркем, ишетерлек итеп әйт! "( "Скажи всем, чтобы услышал каждый!" ) исеме астында үткәрелде. Кичәдә сүз хәзерге заманның афәтләре, суицид, синекид, урамда йөрү вакытлары, юлда йөргәндә кирәк булган куркынычсызлык кагыйдәләре турында барды, балаларның белемнәрен тикшерү максатыннан балаларга сораулар бирделәр. Укучылар өчен иң сөенечлесе - кунаклар бүләкләр белән килгән: кулга киеп куя торган яктырткыч тасмалар һәм кызыклы газеталар. Балалар юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнербез, бозмабыз дип сүз биреп калдылар. Үткәрелгән бу чарадан һәркем канәгать булып калды, тагын да килълүләрен теләп рәхмәт әйттеләр.