Туйметкинская сельская библиотека - филиал № 23

Түгәрәк өстәл "Китап булган, бар, булачак һәм укылаячак"

        Авылда күп кенә олы яшьтәге апалар, әбиләр кич белән таякларын тотып урам буенча үзләренең сәламәтлекләре өстендә эшләү өчен "Скандинавия методы"н кулланып урам йөрергә чыгалар. Әлбәттә инде соңгы юл аларны китапханәгә илтә. Алар анда дөнья хәлләре, дөнья  - көнкүреш турында сөйләшеп утыралар, өстәлдәге газет - журналлар белән танышалар. Алар минем китапханәдә төп укчыларым. Һәркем үзе яраткан китабын сайлап ала, ә мин исә, китапханәче буларак, китапларның эчтәлеге белән таныштырам, һәркемнең йөзендә елмаю, тагын да киләселәрен әйтеп, канәгать булып китәләр.