Туйметкинская сельская библиотека - филиал № 23

Күргәзмә "Бүген бездә Сабантуй!

      

       3 нче мартта, мәдәният йортында "Бүген бездә Сабантуй!" исеме астында, мәдәният хезмәткәрләренең иҗади отчетлары булып үтте. Китапханәдә шул исем астында күргәзмә оештырылган иде. Халкымның борынгы йоласы, килгән кунакларны, татар халык ашлары белән каршы алу, кунак итү, безнең төп бурычыбыз. Күпереп пешкән ипи, бавырсак, гөбәдия, бәлеш, юача, коймак, чәкчәк һәркемнең дә күңеленә хуш килде, һәммәсе дә бу сыйлардан авыз иттеләр. Сабантуй  -  җырлары - биюләре, төрле уеннары белән, шаулап - гөрләп узып китте. Сезгә дә тәкъдим итәм, рәхим итегез! 150 кеше бу тамашаны карады.