Туйметкинская сельская библиотека - филиал № 23

Тематик кичә - Халык авыз иҗаты (фольклор) - ”Халкыбызның күңел җәүһәрләре”,

      Халкыбызның һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә раушан көзгеседер – халык авыз иҗаты((фольклор) - ”Халкыбызның күңел җәүһәрләре”,  28 нче мартта Туймәт авылы китапханәсендә  күргәзмә  - тематик кичә   үткәрелде.   Урта һәм өлкән сыйныф укучылары,  тел һәм халык авыз иҗаты турында китаплардан өзекләр укыдылар, шигырьләрен сөйләделәр.  Өлкән буын китап укучылары да  оештырылган күргәзмәне карап фикер алыштылар, үзләренең хис – уйларын җиткерделәр. Кичә оешкан төстә, җанлы рәвештә үтте, һәркем канәгать булып калды. Оештырылган кичәләрдә барлыгы 70 кеше катнашты