Туйметкинская сельская библиотека - филиал № 23

Очрашу кичәсе, түгәрәк өстәл “Йөрәктән – йөрәккә” (“От сердца к сердцу»)

    

      “Йөрәктән – йөрәккә” (“От сердца к сердцу»). Кешегә кайвакыт бер җылы сүз, якты караш, җылы мөгамәлә җитә.  1 нче мартта безнең Туймәт мәдәният йорты хезмәткәрләре мөмкинлекләре чикле булган авылдашларыбызны түгәрәк өстәл янына җыйдылар. Безгә кунак булып  Чирмешән районы инвалидлар оешмасы рәисе Мәдинә Талипова, оешма әгъзасы Ирина Митяева да килгән иде. Алар авылдашларыбызның күпсанлы сорауларына җавап бирделәр. Бу көнне 45, 55, 75, 85 яшен тутырган  юбилярларны да бүләкләделәр.  Китапханәче тарафыннан оештырылган  “Мәрхәмәтлелек кояш кебек балкыса...”  дип исемләнгән күргәзмә белән кызыксынып таныштылар авылдашларыбыз. Ә соңыннан тәмлеләр белән сыйланырга чәй табыны артына җыелдылар.

 Шундый матур чара оештырулары өчен авыл җирлеге рәисенә, китапханә,  мәдәният хезмәткәрләренә зур рәхмәтләрен җиткерделәр.