Тематик кичә "Дәверләрне ачар ачкычым бар - Рәхмәт яусын туган телемә"
20 нче февраль 19.00, 21 нче февраль 10.00, 13.00 сәгатьтә, китапханәдә”Дәверләрне ачар ачкычым бар - Рәхмәт яусын туган телемә!" , “Безнең чыганаклар. Халак авыз иҗатын укыйбыз” “Халкыбызның һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә раушан көзгеседер – халык авыз иҗаты”((фольклор - ) тел көненә карата күргәзмә - тематик кичә үткәрелде. Башлангыч сыйныф укучылары тел турында, төрле язучыларның , шигырьләрен матур итеп, яттан сөйләделәр. 41 укучы үзләренә ошаган китапларны алдылар. Урта һәм өлкән сыйныф укучылары, тел һәм халык авыз иҗаты турында китаплардан өзекләр укыдылар, шигырьләрен сөйләделәр. Өлкән буын китап укучылары да оештырылган күргәзмәне карап фикер алыштылар, үзләренең хис – уйларын җиткерделәр. Кичә оешкан төстә, җанлы рәвештә үтте, һәркем канәгать булып калды. Оештырылган кичәләрдә барлыгы 60 кеше катнашты