Әдәби сәгать "Балалар китабы сихри бер дөнья"
2 нче апрель Балалар китабы көне. Шул уңайдан Туймәт авылы китапханәсендә "Балалар китабы сихри бер дөнья" дип исемләнгән әдәби кичә үтте.Балалар китапларыннан төзелгән китап күргәзмәсен карадылар, викторина сорауларына җаваплар таптылар. Китаплар игелеккә өйрәтә, китаплар белән бергә белем бирәләр, шатланасың, моңсуланасың һәм хыялланасын. Китап безнең балаларның яңа ачышлары тормыш юлында ышанычлы юлдашы булсын.