Әдәби музыкаль кичә - "Көзге матур, җылы көннәр сезгә"
3 нче октябрь көнне, авыл мәдәният йорты бинасында, Өлкәннәр көненә карата - "Көзге матур, җылы көннәр сезгә" исеме астынд әдәби - музыкаль кичә үткәрелде. Китапханәдә"Бик килешә сезгә ак чәчләр" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Даими, яратып китап укуча 6 пенсионер, китап алды. 80 ләп авылдашыбызга карата кадер - хөрмәт күрсәтелде. Өстәл тулы нигъмәт, җыр - музыка, бәйрәм күчтәнәче барысы да кунаклар өчен иде.