"Тукай һәркемнең күңелендә"
Китапханәдә Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган “Тукай һәркемнең күңелендә” дип исемләнгән шигърият бәйрәме уздырылды. Бәйрәмдә укучылар бөек әдипкә багышланган “Мәңге яши, яшьни яшь Тукай ”исеме астындагы китап күргәзмәсе белән таныштылар, “Тукай эзлэре буйлап” дигән презентация карадылар һәм шагыйрьнең әсәрләрен сөйләделәр.