Китап күргәзмәсе “Галиәсгар Камал - театр сәнгатенә нигез салучы”
5 январь көнне Иске Үтәмеш авыл китапханәсендә драматург Галиәсгар Камалның тууына 140 ел тулу уңаеннан аның иҗаты яктыртылган “Галиәсгар Камал - театр сәнгатенә нигез салучы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе ачылды. Китапханәче китап укучылар белән, язучының эшчәнлегенә, иҗатына багышланган әңгәмә, китап күргәзмәсенә күзәтү уздырды.