Иске Үтәмеш авыл мәдәният йортында традицион ислам дине айлыгы кысаларында авыл халкы белән очрашу
7 ноябрь көнне Иске Үтәмеш авыл мәдәният йортында традицион ислам дине айлыгы кысаларында авыл халкы белән очрашу булды. Бу очрашуда район башлыгының дин эшләре буенча кинэшчесе Әмир Мугизов, Чирмешән районы мохтәсибе Минсагир хэзрәт Миншин, Чирмешэн үзәк мәчетенең имам-хатыйбы Ибраһим хэзрэт катнашты. Авыл халкына “Ислам – яшәү көче” темасына вәгазь сөйләделәр, мөселман кинофильмы күрсәттеләр.
Китапханәдә Ислам дине айлыгы унаеннан оештырылган "Изге китап сүзен зурлый алсак, бөтен гамәлебез уң булыр "дип аталган күргәзмә эшли. Күргәзмәдәге ислам дине турында китаплар белән авыл халкы, килгән кунаклар да таныштылар, фикер алыштылар.